Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбе базасында «Укучыларга өстәмә белем бирү кысаларында балалар белән һөнәри юнәлеш бирү эше формасы буларак мәктәп урманчылыгы» темасына районара семинар-практикум узды. Аның эшендә район мәгариф идарәсе башлыгы Вагыйз Санатуллин, «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Радий Салихов, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск районнарының мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре катнашты.
Семинар барышында педагоглар мәктәп урманчылыклары белән идарә итү һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Шулай ук Ватанны саклаучылар елына багышланган күргәзмә, «Эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә урман бүләкләре» мастер-классы, мәктәп урманчылыгы кабинетына һәм дендрология бакчасына экскурсия оештырылды.