Тәтеш шәһәренең «Березка» балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү буенча «Экология балачактан башлана» дигән XIV Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале узды.
Фестивальдә ике мәйданчык эшләде, аларда «Березка» һәм «Колосок» балалар бакчалары тәҗрибәсе күрсәтелде. Кызыклы мастер-класслар оештырылды, төрле проектлар тәкъдир ителде.
Фестивальнең үзенчәлеге «Калдыксыз мода яки иске әйберләргә икенче тормыш» дефилесы булды.
Форум эшендә «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Юрий Малькин катнашты. Ул «Сказка» мәктәпкәчә урманчылыгының эшчәнлек юнәлешләре, үткәрелә торган чаралар һәм акцияләр турында сөйләде.