«Пенза урман көллияте» ДБҺБУ базасында «Урман офыклары» халыкара һөнәри фестивале кысаларында мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән 20дән артык команда катнашты.
Татарстанны Зеленодольск районының Әйшә урта мәктәбенең «Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.
Слет барышында «Күп төрле урман ярышлары» эстафетасы, «Кешеләр, урманны саклагыз» плакатлар конкурсы һәм «Иң яхшы сыерчык оясы» конкурсы үткәрелде. Шулай ук һәр команда «Безнең урман эшләре» күргәзмәсен тәкъдим итте.
Слет йомгаклары буенча «Зеленый дом» мәктәп урманчылыгында катнашучылар «Күп төрле урман ярышлары» номинациясендә 3 нче урынны алдылар.