ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында республика урман фондыннан 0,3 мең куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Ул башланганнан бирле республиканың урман фондыннан 0,3 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, 1 мең кубометр коры-сары һәм ауган агачлар черетү өчен өемнәргә салынды.

Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан 159 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килә торган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 14 апрельдән башланып, 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акцияне оештыру әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International