Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Беларусь Республикасына эш визиты белән килде. Делегация составында шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре дә бар.
Визит барышында делегация вәкилләре республиканың Урман селекция-орлыкчылык үзәген, БР Урман хуҗалыгы министрлыгының кадрлар әзерләү, квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәген һәм Белоруссия дәүләт Бөек Ватан сугышы тарихы музеен карадылар.
Аларга республиканың Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә агач үсемлекләренең кыйммәтле генофондын саклап калуга, Беларусь Республикасы урманнарының продуктивлыгын, экологик һәм ресурс потенциалын арттыруга юнәлдерелгән дәүләт программаларында катнаша дип сөйләделәр. Үзәктә орлык чәчү, күркә эшкәртү, чәчкеннәрне төрү цехлары, орлыкларны һәм чәчкеннәрне саклау өчен суыткыч камералар, ябык тамыр системалы утырту материалы үстерү буенча теплица комплексы бар.
Моннан тыш, делегация әгъзалары Беларусь Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында булдылар, анда БР урман хуҗалыгы министры Александр Кулик белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан белән Беларусь арасында урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары каралды, шулай ук урманнарны торгызу, урманнарны саклау һәм заманча технологияләр кертү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу булды.