Бүген Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Копыль сынау урман хуҗалыгы эше белән танышты. Исегезгә төшерәбез, делегация составында шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре дә бар.
Башта делегация вәкилләре Минск шәһәрендәге «Лесной домик» урман хуҗалыгының сәүдә мәйданчыгын карадылар. Аларга Беларусь Республикасында барлыгы 19 шундый мәйданчык эшләве турында сөйләделәр. Алардан агач материаллары, утырту материалы, бакча җиһазлары, азык-төлек продуктлары, сувенирлар, кухня кирәк-яраклары сатып алырга мөмкин.
Аннары делегация әгъзалары Копыль сынау урман хуҗалыгында булдылар. Анда алар питомникның, агач эшкәртү цехының, шулай ук фазанарий эшен бәяләделәр. Учреждение директоры Сергей Миколаевский аңлатмалар бирде.
Очрашу барышында янгын куркынычы булган вәзгыятьне мониторинглау, агач эшкәртү, техника паркын куллану, хезмәткәрләр өчен аренда торагы төзү һәм башка мәсьәләләр каралды.
Шулай ук истәлек аллеясына нигез салынды. Акция барышында Татарстан урманчылары 7 өрәңге утыртты.