Рослесхозда 2025 елда пилотсыз авиация системаларын сатып алу мәсьәләләрен карадылар

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектының «Илебезнең пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Киңәшмә барышында анда катнашучылар 2025 елда урман хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен пилотсыз авиация системаларын сатып алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу урман фонды җирләренең мониторингын яхшыртырга, шулай ук урман янгыннарын ачыклау һәм контрольдә тоту, урманнарда законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау бурычларын үтәүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел республика урманчылыкларына һәм урман хуҗалыкларына «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган 28 пилотсыз очу аппараты тапшырылды. Быел тагын 3 шундый аппарат сатып алу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International