«Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Иделнең роле турында белделәр

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Бураково урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Лариса Захарова «Яшь урманчы»  мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен Идел көненә багышланган дәрес үткәргән.

Дәрес барышында ул Иделнең Россиядә генә түгел, Европада да иң зур елгаларның берсе булуы турында сөйләгән. Аның озынлыгы 3,5 мең км тәшкил итә.

«Идел илнең экологиясе, икътисады һәм мәдәнияте өчен зур әһәмияткә ия», - дип билгеләгән Лариса Захарова.

Дәрес азагында балалар бергәләп бәйрәмгә багышланган плакат ясаганнар.

Исегезгә төшерәбез, Идел көне 20 майда билгеләп үтелә. Беренче тапкыр Идел көне 2008 елда Түбән Новгород шәһәрендә «Бөек елгалар» Х халыкара фәнни-сәнәгать форумын үткәргәндә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International