ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләргә беренче йомгаклар ясалды.
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләвенчә, быел Татарстанда 1452 га (планнан 100%) мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән ясалма – 1450 га, катнаш – 2 га.
«2025 елда республикада «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре планлаштырылган, – дип өстәде Равил Кузюров. – Җәйге-көзге чорда урман тармагы белгечләре 1098 гектар мәйданда урманны табигый рәвештә яңадан торгызу чараларын уздырачаклар».
«Шулай ук илкүләм проектта урман үсемлекләрен әзерләү каралган, – дип өстәде министр. – План буенча ел дәвамында кимендә 11455 килограмм орлык җыеп алырга кирәк».
Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте,%», »урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү,%».