Лубян урман-техник көллиятендә «Укучыларны һөнәри укытуны оештыру» темасына түгәрәк өстәл узды

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ «Укучыларны һөнәри укытуны оештыру» темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада район мәгариф идарәсе белгечләре, Кукмара муниципаль районы мәктәпләре җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар көллиятнең матди-техник базасы белән таныштылар, әзерлек юнәлешләре, уздырыла торган мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары турында белделәр.

Утырыш барышында уку процессын нәтиҗәле оештыру, квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл йомгаклары буенча көллият һәм район мәгариф учреждениеләре арасында укучыларны һөнәри укытуны оештыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International