Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында бүгенге көнгә авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында 635 лекция, әңгәмә һәм чыгышлар, 3 мәгърифәтчелек акциясе, 178 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 90 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 6 мең листовка, истәлек һәм брошюра таратылган.

Исегезгә төшерәбез, «Утны туктат!» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе инде сигезенче ел рәттән уза һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International