Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыевның һөнәри дәрәҗәсен бәяләү буенча аттестация комиссиясе утырышы булды.
Чарада урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында Лубян урман-техник көллияте эшенең урман тармагы өчен квалификацияле белгечләр әзерләү, белем бирү процессына заманча технологияләр кертү һәм тармак учреждениеләре белән хезмәттәшлекне үстерү кебек төп аспектлары каралды.
Рим Фәхразыев эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды һәм көллиятне алга таба үстерү планнары белән уртаклашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары бертавыштан Рим Фәхразыевның һөнәри эшчәнлегенең югары дәрәҗәсен таныдылар һәм аның биләгән вазыйфасына туры килүен расладылар. Шулай ук көллият студентларының һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатларында җиңүчеләр һәм призерлар булулары билгеләп үтелде, бу учреждение җитәкчелеге һәм педагогик коллективы эшенең нәтиҗәлелеген раслый.