Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Буа урманчылыгы территориясендә урманнарны төзекләндерү эшләрен башкару кысаларында техник киңәшмә узды. Утырыш Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов рәислегендә узды.
Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов, «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы белгечләре һәм башкалар катнашты.
Төп доклад белән «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы директоры урынбасары Газинур Камалдинов чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында Буа урманчылыгы территориясендә 18,7 мең га мәйданда урман төзекләндерүгә әзерлек эшләрен уздыру мәсьәләләре каралды.