Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

«Арча урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин Арча районының Лесхоз урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты.

Ул укучыларны һәм укытучыларны уку елының уңышлы тәмамлануы белән котлады, укучыларга имтиханнарда яхшы нәтиҗәләр һәм иң яхшы уңышлар теләде.

Моннан тыш, чара кысаларында Шамил Хәйруллин «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында алдынгы тәрбияләнүчеләргә ТР урман хуҗалыгы министры рәхмәтләрен тапшырды. Балалар 2024-2025 уку елы дәвамында актив эшләгәннәре, үткәрелгән чаралары һәм табигатьне саклау акцияләре, шулай ук гамәлгә ашырылган экологик проектлары өчен бүләкләнделәр.

«Сезгә ярдәмегез һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга бәяләп бетергесез өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез, – диде ул. – Сез – безнең киләчәгебез, Экология мәсьәләләрендәге актив позициягез республикабыз табигатен саклау өчен зур әһәмияткә ия».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International