Татарстан Республикасында 2025 елның язгы урман культуралары сезоны тәмамланды. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектындагы «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 1452 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, быел «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча республикада 2550 гектарда урман торгызу эшләре башкарылачак.
Шул ук вакытта Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелде. Болар – 2645 гектарда урман культураларын тулыландыру, 19 гектарда – урман питомникларында орлык чәчү эшләре.
Җәйге һәм көзге чорларда табигый урман торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм туфракны 2026 ел культураларына әзерләү эшләре планлаштырыла.