Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров гражданнарны кабул итте. Очрашу кысаларында «Тимер» батальонына МХО зонасында хәрби корылмалар төзү өчен материаллар бүлеп бирүдә ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37а йорт. Кабул итүгә телефон аша язылырга мөмкин: 8 (843) 221-37-01, 8 (843) 221-37-02.