Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, акция 2025 елның апрель-май айларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.
Акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан өйләренә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,5 миллион агач утыртылган. Шулардан 1,1 млн.үсенте – республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында, 400 мең үсенте урман фонды территориясендә утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылды.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россиядә һәм чит илләрдә быелның 18 мартында старт алды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Акция Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз, Җиңү полководецлары хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» АКО катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла.