Бүген Ульяновск шәһәрендә «Урман комплексын санлы трансформацияләү – 2025» V Бөтенроссия форумы старт алды. Аның эшендә урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнаша.
Пленар утырышта Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков чыгыш ясады. Ул Урман комплексының федераль дәүләт системасын гамәлгә кертү йомгаклары һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
«Урманнарны төгәл сыйфатлы исәпкә алудан, оператив һәм дөрес мәгълүматтан башка урман хуҗалыгын алып бару мөмкин түгел һәм система эшли башлаганда без кайбер кыенлыклар белән очрашачагыбызны аңлый идек. Кыенлыклар инде бетерелде. Белешмәләрне тәңгәлләштерү эшен без региональ урман ведомстволары белән берлектә алып барабыз. Моннан тыш, системаны субъектларның да, урман бизнесының да тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен исәпкә алып яңартабыз. Биредә көн саен УК ФДМС системасына мәгълүмат кертүчеләр белән эшләү бик мөһим. Шунысын билгеләп үтәсем килә, хәзер системада 195 мең кулланучы теркәлгән, 2024 елның декабрендә бу сан нибары 5 мең иде», - дип билгеләде Вячеслав Спиренков.
Рослесхоз башлыгы урынбасары шулай ук, 2025 ел ахырына ачык урман картасында башкарылган урман корылышының барлык катламнарын да файдаланып булачак, дип ассызыклады. Урман төзекләндерү катламнарының функционалын киңәйтү буенча эш инде алып барыла.
Шулай ук түгәрәк өстәлләр оештырылды. Анда катнашучылар дәүләт хезмәтләре күрсәтү, урманнарны янгыннан саклау, агач ташу, техниканы спутник навигациясе чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.