«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге инженер-урман патологлары феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтү эшенә керешкән. Әйтик, бу атнада белгечләр Тәтеш урманчылыгы фонды территориясендә дүләнә яфрагы күбәләкләрен тоту өчен феромонлы тозаклар куйганнар.
2025 елда Татарстан Республикасы урманнарының санитар һәм урман патологик торышын җирдән сайлап күзәтү кысаларында парсыз ефәк күбәләге, яшел имән яфрагы күбәләге һәм дүләнә яфрагын ашаучы күбәләк популяцияләренә карата феромонлы күзәтү ысулы белән күзәтү планлаштырылган.
Феромонлы күзәтчелек, башка күзәтү ысуллары белән беррәттән, дәүләт урман патологиясе мониторингының нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырачак, шулай ук урман корткычларының таралуын кисәтәчәк.