29 майдан 2 июньгә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары булыр дип көтелә

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2025 елның 29 маеннан 2 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә.

Урман янгыннарына юл куймау максатыннан, Татарстан Республикасында космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын куркынычына мониторинг алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International