«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара. Ел башыннан Чирмешән урманчылыгы территориясендә янгынга каршы һәм урманнарны яклау тематикасына багышланган 24 мәгълүмат щиты һәм баннер ремонтланган.
«Бу чаралар гражданнарның урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин. – Шулай ук төзекләндерү кысаларында урманнарга йөрүче гражданнарның 7 ял итү зонасы ремонтланды».
«Эшләр әле дәвам итә. Бүгенге көндә белгечләр квартал баганаларын яңарталар һәм гражданнар ял итә торган урыннарда үлән чабалар», – дип өстәде ул.