Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Урман комплексын санлы трансформацияләү» Бөтенроссия форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә доклад белән чыгыш ясады

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Ульяновск шәһәрендә узган «Урман комплексын санлы трансформацияләү – 2025» V Бөтенроссия форумы кысаларында урман комплексында федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә доклад белән чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында ул Татарстан Республикасында УК ФДМС гамәлгә кертү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, системага барлык урманчылыклар, кишәрлек урманчылыклары, кварталлар чикләре, махсус файдалану шартлары булган 10,6 мең кишәрлек, 2,9 мең документ – урманнан файдалану нигезләре, 2,8 мең урман декларациясе, 4,4 мең урман диләнкесенең таксацион тасвирламалары кертелгән.

«УК ФДМС системасыннан 105 зат файдалана ала. Болар Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның тармак оешмалары – урманчылыклар хезмәткәрләре, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. – Шулай ук ел башыннан бирле система аша 3150 дәүләт хезмәте күрсәтелде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International