Казан шәһәрендә Казан дәүләт аграр университеты базасында урманчы-галим Бронислав Гузовский истәлегенә багышланган «Урта Идел имәнлекләренең торышы: проблемалар һәм перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциядә катнашучыларны югары уку йортының беренче проректоры Айрат Вәлиев, Чуашстан Республикасы табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары Елена Дымза, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзекләндерү бүлеге башлыгы Алексей Мосунов һәм башкалар сәламләде.
Алексей Мосунов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Урта Идел буе имәнлекләре – саклау, су саклау һәм башка экологик функцияләрне үтәүче уникаль табигый комплекслар.
«Соңгы 300 ел эчендә имән утыртмалары башта актив эксплуатациягә дучар булган, бу Петр I вакытында суднолар төзү үсеше белән бәйле, XX гасырдан соң аларның торышына көчле салкыннар һәм җәйге корылык йогынты ясады. Имәнлекләрне саклау һәм торгызу, аларның продуктивлылыгын арттыру – республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы соңгы 100 елда башкара торган бурыч, – диде ул. – Бүгенге көндә Татарстанда имәнлекләр 158 мең гектар җирне били. Бу урман фонды мәйданының 13,8% өлешен тәшкил итә. Алар барлык районнарда диярлек үсә. Иң кыйммәтле утыртмалар Кайбыч урманчылыгының урман фонды территориясендә тупланган».
Конференция кысаларында имән утыртмаларын утырту, аларны карау технологияләре, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча комплекслы эшләр башкару, тармак өчен квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләләре һәм башкалар каралды.