ТР Кукмара муниципаль районында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе узган. Урман биләмәләрен җыештыру эшләре Лубян урманчылыгы территориясендә Лубян авылы янында оештырылган. Акциядә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары катнашты.
Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан барлыгы 2,5 куб.м каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 14 апрельдән башланып, 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акцияне оештыру әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.