Министрлыкта урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 30 мае, җомга

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.

Утырыш эшендә министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

«Фаразланган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 31 майда, республика территориясендә урыны-урыны белән +34 градус эсселек көтелә, – диде ул. – Тулаем алганда, урманнарда янгын куркынычы буенча IV классы урнашты. Шуңа бәйле рәвештә урманнарда патрульлек итүне көчәйтергә һәм янгын чыгу турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк».

Илгизәр Зарипов шулай ук урманнарны янгынга каршы кору буенча комплекслы чаралар үткәрү кирәклеген дә ассызыклады.

«Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, 2025 елның 30 маена Татарстан Республикасында урман фонды белән чиктәш башка категория җирләрдә 391 термик нокта һәм 318 янгын очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, агымдагы елда термик нокталар саны 2,8 тапкырга, янгыннар саны 3,4 тапкырга арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International