Татарстанда сынау режимында «Эшкуар ярдәмчесе» чат-боты эшли башлады https://t.me/gossupervisionbot. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
«Эшкуар ярдәмчесе» чат-боты эшкуарлар өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турында «Сыналган бизнес» мәгълүмат порталы белән бәйле. Чат-бот ярдәмендә эшкуар инспекторның булачак тикшерүенә әзерләнә, тикшерү вакытында үз-үзен тоту, инспектор сораган документларны тәкъдим итү алгоритмын ала. Шулай ук эшкуарлар алынган консультациянең сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин, бу цифрлы сервисның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.