Татарстан Республикасында «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.
2025 ел башыннан урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) төбәк диспетчерлык хезмәтенә 21 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 3 – янгын чыгу буенча, 2 – консультация хезмәте күрсәтү буенча, 16 – башка сораулар буенча.
Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 24 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 189 хәбәр килгән.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.