Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Әйтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 3 июненә барлыгы 350 га мәйданда үсентеләр тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.
Исегезгә төшерик, урман патологиясенә карата тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документация әзерләү максатларында үткәрелә, бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.