Татарстан Республикасында 2025 ел башыннан 616 кг ылыслы токым орлыгы әзерләделәр. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылды. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.
Шул исәптән нарат орлыгы – 509 кг, чыршы орлыгы – 69 кг, карагай орлыгы 38 кг күләмендә җыелган. Барлык орлыклар да «Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәгендә тикшерелгән, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелгән.
«Сыйфатлы орлыклар булу – урманнарны уңышлы торгызу өчен төп фактор – чөнки утырту материалы нәкъ менә шулардан үстерелә, – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов. – Бу елга орлык әзерләү планы 11455 килограмм тәшкил итә. Җәй һәм көзге чорларда каен, юкә, корычагач һәм сабакчалы имән орлыкларын җыю планлаштырыла».
«Урман торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» Татарстан Республикасында «Урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора, дип өстәде министрның беренче урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».