Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Дәүләт Советы Президиумы утырышында доклад белән чыгыш ясады. Чыгышы барышында ул урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау, яңадан торгызу өлкәсендәге законнар үтәлеше һәм «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Аерым алганда, министр хәбәр иткәнчә, төбәк проекты кысаларында 2019-2024 елларда Татарстан Республикасында 21 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, 125 берәмлек урман янгыннары һәм урман культуралары техникасы, шулай ук 909 берәмлек җиһаз сатып алынган.
«2025 елдан төбәк проекты «Экологик иминлек» илкүләм проекты составына керә, – диде Равил Кузюров. – Быел аны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 111,8 миллион сум акча бүлеп бирелде. Урман торгызу эшләрен башкару, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын урман урнашкан җирләргә күчерү, шулай ук урман янгыннарын булдырмау чараларын гамәлгә ашыру бурычлары куелды».
3 июньгә урман торгызу эшләре 1452 га мәйданда башкарылган. «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» индикаторының әһәмияте 73% тәшкил итә. Җәйге-көзге чорда урманчылар 1098 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләрен алып барачаклар.
«2025 елда, язның иртә килүе сәбәпле, Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны гадәттәгедән иртәрәк – 31 мартта ачылды, – дип билгеләп үтте министр. – Бүгенге көндә республикада 388 термик нокта һәм башка категория җирләрдә, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә 315 яну очрагы теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 2 тапкырга артык».
Урман фонды территориясендә урман янгыннарын вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршындагы II типтагы 20 урман янгыннары станциясе һәм Урман-янгын үзәге каршындагы III типтагы 5 урман янгыннары станциясе, шулай ук янгынга каршы инвентарь туплауның 14 пункты эшли.
Янгын куркынычы булган сезон дәвамында урманнарда янгын куркынычы булган вәзгыятькә космик, авиация һәм җир өсте мониторингы үткәрелә, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла, урман янгыннарына каршы пропаганда көчәйтелә.
Нотыкчы шулай ук федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урманнарны саклау, урманнарны корткычлардан һәм авырулардан саклау, урман комплексын цифрлаштыру, табигатьне саклау акцияләрен оештыру мәсьәләләренә дә тукталды.
Равил Кузюров федераль законнарга үзгәрешләр кертү зарурлыгына аерым игътибар бирде. Әйтик, бүгенге көндә урман хуҗалыкларының өлгергән һәм картайган агачларны кисү мөмкинлеге булмау авыр мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Өлгергән һәм картайган утыртмалардан агач әзерләү Россия Федерациясе субъектының Урман планы, урманчылыкның урман хуҗалыгы регламенты, шулай ук арендага бирелгән урман кишәрлегендә урманнарны үзләштерү проекты нигезендә аренда шартнамәләре нигезендә гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан гына гамәлгә ашырылырга мөмкин.
«Өлгергән һәм картайган утыртмаларның туплануы урманнарның экологик һәм санитария торышының начараюына китерә, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Урман законнарын камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты белән берлектә, «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын эшләде.
Әлеге закон проекты беренче укылышны узды, хәзерге вакытта төзәтмәләр өстендә эш алып барыла.
Министрның чыгышын шәрехләп, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон проекты буенча эшне тизләтергә өндәде. «Июль башында Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары белән чираттагы очрашу планлаштырылган, бу мәсьәләне тагын бер кат куярга кирәк, – диде ул. – Урманнарны сакларга һәм яңартырга кирәк. Урманны тулысынча торгызуга 35-50 ел һәм аннан да күбрәк вакыт китүен исәпкә алып, урман утырту һәм урманнарны янгыннан саклау белән актив шөгыльләнергә кирәк».
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды