Рослесхоз журналистлар һәм блогерлар өчен III «ЛЕС-ПРЕСС» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Журналистлар һәм блогерлар өчен III «ЛЕС-ПРЕСС» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә.

Катнашу өчен федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Россиянең урман хуҗалыгы, табигатькә һәм урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүче блогерлар чакырыла. 

Материаллар 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр бастырып чыгарылырга һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, аның департаментлары, ведомство буйсынуындагы оешмалар яки региональ урман ведомстволары эшчәнлегенә бәйле булырга тиеш.

Бер яки берничә номинациядә катнашырга мөмкин:
– «Телевидение» – массакүләм мәгълүмат чараларындагы видеоматериал;
– «Радио» – массакүләм мәгълүмат чараларында аудиоматериал;
 – «Беренче полоса» – массакүләм мәгълүмат чараларындагы текст материалы;
– «Интервью» – массакүләм мәгълүмат чараларында интервью;
– «ЭкоБлог» – социаль челтәрләрдә урнаштырылган автор материалы (Telegram, Vkontakte, Одноклассники, RuTube).

Гаризалар агымдагы елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.

Конкурска йомгаклар 2026 елның I кварталында ясалачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурста катнашу шартлары белән җентекләбрәк танышу һәм заявка бирү өчен әлеге сылтама аша үтегез: https://rosleshoz.gov.ru/press/konkurssmi/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International