Бүген «School bus» балалар үсеше үзәге каршындагы лагерьда тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Экскурсия барышында балалар урманнарның табигатьтә һәм кеше тормышында мөһим роле турында белделәр. Илгиз Зарипов урманнарның һаваны чистартуы, туфракны һәм су объектларын саклавы, күп төрле хайваннар һәм үсемлекләр өчен йорт булуы турында сөйләде. Урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарыла торган эшләргә аерым игътибар бирелде.
«Мондый чаралар балаларның урманнар һәм экология турындагы белемнәрен киңәйтергә ярдәм итә, – дип аңлатма бирде Илгиз Зарипов. – Шулай ук без аларны әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашырга рухландырырга омтылабыз».