ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районында булды

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды.

Районга килгәч, министр Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында Җиңү Паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, Беларусь Республикасы Ивацевич район башкарма комитеты рәисе Владимир Белов һәм башкалар катнашты.

Шуннан соң хакимият бинасында эшлекле очрашу узды, аның барышында Татарстан Республикасының Алексеевск муниципаль районы һәм Беларусь Республикасының Ивацевич район башкарма комитеты арасында ике яклы килешү имзаланды. Документ балаларга һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә, тәҗрибә уртаклашуга һәм уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Аннары Равил Кузюров Сахаровка авылында яңа авыл советы бинасын ачу тантанасында катнашты. Объект «Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (советлары) биналарын төзү» республика программасы кысаларында төзелгән. Агымдагы елда шундый 16 бина төзү планлаштырыла.

Эш сәфәре азагында министр Байчыклы Бәрәнгол авылында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илья Сергеевның җиләк-җимеш питомнигында булды, анда сортлы селекция күк җиләге утыртылган. Үсентеләр Беларусь Республикасыннан китерелгән. Әлеге проект җиләк җитештерүне һәм авыл хуҗалыгы продукциясе ассортиментын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International