«Әлки урманчылыгы» ТР ДКУ Базарлы Матак кишәрлеге урманчысы Рәфис Фәсахов «Дубки» балалар лагеренда тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Очрашу барышында Рәфис Фәсахов балаларга урманнар, Татарстан Республикасында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр, шулай ук урман профилендәге һөнәрләр турында сөйләде. Моннан тыш, ул республиканың флора һәм фаунасы төрлелегенә җентекләп тукталды.
Балаларда урманнарны янгыннан саклау темасы аеруча кызыксыну уятты. Кишәрлек урманчысы урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады һәм балаларны сак һәм игътибарлы булырга өндәде.
«Кечкенә генә пыяла кыйпылчыгы да янгын чыгуга китерергә мөмкин, – дип ассызыклады Рәфис Фәсахов. – Эссе һәм коры көннәрдә аның аша үткән һәм зурайткыч пыяла аша чагылган кояш нурлары коры үләннең яисә пикниктан соң ташланган кәгазьнең янып китүенә сәбәп булырга мөмкин».