«БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясенең җәйге сезоны старт алды

2025 елның 10 июне, сишәмбе

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «БумБатл» макулатура җыю буенча Бөтенроссия акциясенең җәйге сезоны старт алды.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен проект сайтында: бумбатл.национальныепроекты.рф теркәлергә, оешманы күрсәтергә яки мөстәкыйль катнашуын расларга кирәк. Аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне илтергә, тапшыру турында акт алырга һәм аны шәхси кабинетка кертергә.

Исегезгә төшерәбез, быел акция яңа форматта уза – хәзер кәгазьне ел әйләнәсе тапшырырга мөмкин. Катнашучылар һәм гаиләләр арасындагы шәхси ярышларның арадаш нәтиҗәләре җәй, көз һәм кыш игълан ителәчәк, ә команда һәм төбәк зачетына нәтиҗәләр 2026 елның мартында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International