Зеленодольск районының 14 нче лицей мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр «Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә булдылар. Экскурсияне филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова үткәрде.
Очрашу барышында ул балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләде. Балалар шулай ук ТР Урманны саклау үзәге эшчәнлеге юнәлешләре, дәүләт урман патологиясе мониторингын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре, урман утыртмаларының санитария һәм урман патологиясе торышына йогынты ясый торган факторлар турында да белделәр.
«Урманнарның торышына табигый һәм антропоген факторлар да йогынты ясый, – дип билгеләп үтте Венера Ефременкова. – Алар арасында: һава шартлары, кеше эшчәнлеге, авырулар һәм урман корткычлары».
Экскурсия азагында лагерьда катнашучылар орлык коллекцияләрен һәм урман үсемлекләре орлыкларының чәчү сыйфатларын билгеләү өчен җайланмаларны күрделәр.