ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы узды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР ДБУ «Урман-янгын үзәге» директоры Айдар Гайфуллин катнашты.

Утырышны ачып, Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Идел буе федераль округы территориясендә 183 урман янгыны булган, янгын 1,6 мең га мәйданны тәшкил итә.

«Алдагы бәйрәм һәм ял көннәрендә урманнарга антропоген йөкләнеш артачак. Урман янгыннарына контрольне көчәйтүегезне сорыйм, – дип ассызыклады ул. – Урман янгыннары чыгу куркынычын киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International