Татарстанда урман культураларын агротехник карау эшләренә керештеләр

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләренә керештеләр. Чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Агымдагы елда урман культураларын агротехник карау эшләре барлыгы 15,1 мең гектар мәйданда башкарылачак. Иң күп эшләр Кызыл Йолдыз (985 га), Кама (926 га), Минзәлә (900 га), Саба (894 га) һәм Арча (888 га) урманчылыкларының урман фонды территориясендә планлаштырылган.

Исегезгә төшерик, урман культураларын агротехник карау эшләре – туфракны йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне кысалап алу юлы белән үстерелә торган агачлар һәм куаклар үсешенә шартларны яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы. Карау ешлыгы җирле шартларны исәпкә алып билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International