Рослесхозда урман төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман төзелеше мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов катнашты.

Төп нотык белән Рослесхозның урман төзелеше һәм урман ресурсларын бәяләү идарәсе башлыгы Алексей Григорьев чыгыш ясады.

Утырыш барышында анда катнашучылар 2024-2025 еллардагы эшләр йомгаклары буенча урман корылышы материалларын гамәлгә кертү, урманнардан файдалануны оештыру һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International