Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, ТР ДБУ «Урман-янгын үзәге» директоры Айдар Гайфуллин, «Геоскан» дәүләт корпорациясе вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында БАС программа тәэминатын эксплуатацияләү һәм яңарту мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган 28 пилотсыз очу аппараты тапшырылды. 2025 елга тагын 3 БПЛА сатып алу планлаштырылган.