Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Республикасында янгын куркынычы сезоны барышы турында» темасына матбугат конференциясе узды. Янгыннарны кисәтү буенча башкарыла торган эшләр турында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге башлыгы эчке хезмәт полковнигы Олег Маринин сөйләде.
Илгизәр Зарипов искәрткәнчә, быел Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычы сезоны 31 мартта башланды. «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә республикада 424 термик нокта һәм башка категория җирләрендә, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә, 335 янгын очрагы теркәлгән.
«Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләр 3 мәртәбә күбрәк, – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары. – Быел урман янгыннары теркәлмәде».
31 майдан Татарстанда гражданнарның урманнарда булуын һәм анда транспорт чаралары керүен чикләү гамәлдә. Чаралар Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кулланыла. Чикләүләр 20 июньгә кадәр гамәлдә булачак.
«Быел һава шартлары тотрыксызлыгы белән аерылып тора: эссе һәм явым-төшем чоры чиратлаша. Республика территориясендә яуган яңгырлар янгын куркынычы классын беренчегә кадәр киметергә ярдәм итте. Шуңа да карамастан, без урман янгыннарын игътибар белән күзәтеп торабыз», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.
Урман фонды территориясендә урман янгыннарын вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршындагы II типтагы 20 урман янгыннары станциясе һәм Урман-янгын үзәге каршындагы III типтагы 5 урман янгыннары станциясе, шулай ук янгынга каршы инвентарь туплауның 14 пункты эшли.
Хәзерге вакытта космик, авиация һәм җир өсте янгын куркынычы мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла.
«Утны туктат» мәгълүмат кампаниясе кысаларында авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында 700 лекция, әңгәмә һәм чыгышлар үткәрелде, республиканың мәгариф учреждениеләрендә 203 тематик дәрес оештырылды, 7,8 мең листовка, истәлек һәм брошюра таратылды.