Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында «Мед и коптер» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Бүген Министрлыкта «Мед и коптер» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «МВЕН» фирмасы» ҖЧҖ, «Умные инновации» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Проектны Казанда балалар IT-паркы педагогы, «Навык Лаб» укытучылар клубы җитәкчесе Артур Насретдинов, «Умные инновации» ҖЧҖ генераль директоры Кирилл Паламарчук һәм «МВЕН» фирмасы» ҖЧҖ генераль директоры Илья Ермоленко тәкъдим итте.

Алар «Тулпар» пилотсыз очу аппаратын, «Виртуоз» БПЛА өчен төгәл чәчүлекләрне һәм «Берендей 2.0» контактсыз умартачылык комплексын эксплуатацияләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

«Проект 42 мең гектар мәйданлы чокырларны урманландырудан гыйбарәт, – дип хәбәр итте Артур Насретдинов. – Бал чыгаручы агачларның орлыкларын квадрокоптер һәм «Виртуоз» чәчкече ярдәмендә чәчү планлаштырыла. Орлыклар туклыклы мохитле махсус капсулаларга чәчелә, автоном чәчү каралган. Проект буенча гомуми белем бирү учреждениеләре базасында бал җыю станцияләре булдыру күздә тотыла».

Киңәшмәдә катнашучылар «Мед и коптер» проектын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре һәм хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International