Татарстан Республикасында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре төгәлләнде

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин сөйләвенчә, быел барлыгы 2395,2 км яңа полоса булдырылган һәм 4806,9 км озынлыктагы булган киртәләр карап чыгылган.

«Хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү, урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү һәм янгынга каршы тематикага мәгълүмати стендлар урнаштыру эшләре алып барыла», – дип өстәде Әнәс Сөнгатуллин.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %»,  «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International