Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «компенсацион» урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада урман комплексының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.
Утырыш барышында анда катнашучылар 2023-2024 елларда урманнарны «компенсацион» торгызу һәм урман үрчетү буенча башкарылган эшләр йомгаклары буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында 2023-2024 елларда 613 гектар мәйданда «компенсацион» урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре үткәрелде.