Татарстан Республикасында 2025 елда башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү эшләре башланды. Мониторинг «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында шундый тикшерү үткәрделәр. Тикшерү йомгаклары буенча Кама урманчылыгы территориясендә урманнарны торгызу чараларының таләпләргә туры китереп һәм билгеләнгән срокларда башкарылуы ачыкланды.
«Министрлык тарафыннан башкарыла торган урман торгызу эшләренең сыйфатына аерым игътибар бирелә, – дип билгеләп үтте урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Контроль орлык әзерләүдән һәм туфрак әзерләүдән алып урман культураларын кабул итүгә кадәр барлык этапларда башкарыла. План буенча, белгечләр киләсе чорда Әтнә, Әлки һәм Югары Ослан районнарына барачаклар».
Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».