Бүген Министрлыкта хезмәткәрләр өчен ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында лекция булды. Тыңлаучылар алдында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәге» ДАССОның табиб-эпидемиологы Камилла Юзиева чыгыш ясады.
Камилла Юзиева ВИЧ-инфекцияне ачу тарихы, аны таратуның төп юллары һәм профилактикалау ысуллары турында сөйләде.
«Вирусны ачу бер үк вакытта диярлек ике лабораториядә була. Беренче ачучылар 1983 елда Франциядән Люк Монтанье һәм АКШтан Роберт Галло булган, – дип билгеләде ул. – ВИЧны тулысынча дәвалап булмый. ВИЧ-инфекцияне контрольдә тотуның бердәнбер нәтиҗәле ысулы – антиретровирус терапиясе».
«ВИЧ һава-тамчы юлы белән йога алмый – ягъни йөткергәндә һәм төчкергәндә, шулай ук кул кысышу һәм кочаклашу аша, – дип өстәде Камилла Юзиева. – Моннан тыш, гомуми савыт-саба, урын-җир һәм гигиена әйберләре кулланганда да йоктырып булмый».
Лекциядән соң теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест үтә алды.