Лубян урман-техник көллиятендә диплом эшләрен яклау булды

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 32 нче икътисад төркеме студентларының диплом эшләре якланды. Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе сыйфатында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. 

Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 12 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына товар-матди кыйммәтләрне инвентаризацияләүгә, бюджет акчаларын исәпкә алуны һәм контрольдә тотуны оештыруга, бюджеттан тыш эшчәнлектән кергән керемнәрне исәпкә алуга, бюджеттан тыш фондлар белән оешмаларның исәп-хисапларын башкаруга бәйле проектларны тәкъдим иттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Лубян урман-техник көллиятендә укуларын 74 кеше тәмамлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International