ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының икенче ротациясен чәчү эшләре төгәлләнде. Чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелде.
Барлыгы 4 млн. данә чыршы, нарат һәм каен орлыгы чәчелгән.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең җитештерү куәте ябык тамыр системалы 12 млн. данә чәчкен тәшкил итә. Быел ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә һәм питомникларда ачык грунтта барлыгы 30,9 млн.данә стандарт утырту материалы үстерү планлаштырыла.