«Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре питомниклардагы чәчүлекләрне карау эшләрен башкаралар. Чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектында каралган.
Җитәкче-урманчы урынбасары Фәнил Фазлыев сөйләвенчә, питомниклар Лаеш һәм Питрәч кишәрлеге урманчылыклары территориясендә урнашкан. Аларның гомуми мәйданы 8 гектар тәшкил итә.
«Быел 0,5 гектарда нарат һәм имән орлыклары чәчелде, – дип өстәде ул. – Бүгенге көндә шытымнарны, шулай ук ике, өчьеллык чәчүлекләрне карау эшләре алып барыла. Чаралар комплексына даими рәвештә су сибү, туфракны йомшарту һәм чүп үләннәренә каршы көрәш керә».
Фәнил Фазлыев ассызыклаганча, чәчүлекләрне җентекләп карау Татарстан Республикасы урманнарының торгызылуына һәм урман байлыкларын саклап калуга нигез булып тора.