Бүген «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау чарасы булды. Дәүләт имтихан комиссиясе составында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, көллият директоры Рим Фәхразыев, директорның укыту-җитештерү эшләре буенча урынбасары Илдар Галиев һәм укытучы Павел Сухов бар иде.
Чыгарылыш квалификация эшләрен яклауга 32 кеше кертелде. Алар комиссия әгъзаларына урман культураларын анализлауга, чәчкеннәр үстерү технологияләренә, пилотсыз авиация системаларыннан файдалану перспективаларына һәм башкаларга бәйле проектларны тәкъдим иттеләр.